Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Программада: концерт, мастер-класслар һәм халык уеннары
Иртәгә Иске Татар бистәсендә «Мәдәниятләр мозаикасы» этно-конфессиональ фестивале узачак
Иске Татар бистәсендә иртәгә, 14 сентябрьдә, «Мәдәниятләр мозаикасы» Республика этно-конфессиональ фестивале узачак. Чара кунакларын «Халыклар дус гаилә» күпмилләтле концерт һәм җыр-бию тамашасы көтә.

Мәдәният идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бәйрәмнең махсус кунаклары Татарстанның атказанган артистлары Марина Карпова, Марсель Вәгыйзов һәм Марат Галимов, шулай ук Shoner Paul һәм Илгиз Шәйхразиев, ZAKARIA фолк-төркеме һәм «ЖИВaGO» фолк-проекты булачак.

Мәйданчыкта каллиграфия, уенчыклар һәм бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класслар узачак. Кунаклар халык уеннарында һәм күңел ачуларында катнаша, милли ашлардан авыз итә алачак.

Бәйрәм программасы 12:00 сәгатьтә башлана һәм 18:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Чарага керү ирекле.

2024-09-13T17:26:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.