Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.09.2020, 10:00

Бу җәйдә Казан пляжларында 11 кешене коткардылар, шуларның бишесе – балалар

Һәр муниципаль пляжда көн саен коткару постлары эшләде.

Бу җәйдә Казанда тотрыксыз санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле су коену сезоны рәсми рәвештә ачылмады. Шуңа да карамастан, эссе һава торышы аркасында шәһәр халкы пляжларга актив йөрде. Шуның белән бәйле муниципаль пляжларда һәм ял итү урыннарында куркынычсызлык максатыннан, су буйларында коткару постлары оештырылды.

Һәр пляжда көн саен 9.00-дан 20.00 сәгатькә кадәр дүрт коткаручы дежур торды. Су объектларында кешеләрне коткару өчен, әзерлек узган 65 коткаручы эшкә кушылган. Барлык пляжлар да көймәләр, коткару кирәк-яраклары һәм медикаментлар белән җиһазландырылган һәм комплектланган.

Коткаручылар 11 кешегә ярдәм итте, шул исәптән биш бала, 119 ял итүчегә беренче ярдәм күрсәтелде. Бу җәйдә Казанда 18 кеше батып үлгән, шуларның берсе – муниципаль пляжда. Бу соңгы 10 елда шәһәр пляжында беренче бәхетсезлек очрагы. Коткаручылар ашыгыч медицина ярдәме бригадасы килгәнче балага беренче ярдәм күрсәтү һәм эзләү буенча барлык чараларны күрде. Коткаручыларның гамәлләре тикшерү органнары тарафыннан дөрес дип бәяләнде.

Бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен коткаручылар һәм Казан башкарма комитетының Гражданлык яклау идарәсе хезмәткәрләре 342 тапкыр патрульгә чыккан . Коткаручылар ял итүчеләр белән 1074 әңгәмә уздырган һәм куркынычсызлык чаралары язылган 1081 белешмә тараткан.

Барлык яңалыклар

Бу җәйдә Казан пляжларында 11 кешене коткардылар, шуларның бишесе – балалар

<p> Бу җәйдә Казанда тотрыксыз санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле су коену сезоны рәсми рәвештә ачылмады. Шуңа да карамастан, эссе һава торышы аркасында шәһәр халкы пляжларга актив йөрде. Шуның белән бәйле муниципаль пляжларда һәм ял итү урыннарында куркынычсызлык максатыннан, су буйларында коткару постлары оештырылды. </p> <p> Һәр пляжда көн саен 9.00-дан 20.00 сәгатькә кадәр дүрт коткаручы дежур торды. Су объектларында кешеләрне коткару өчен, әзерлек узган 65 коткаручы эшкә кушылган. Барлык пляжлар да көймәләр, коткару кирәк-яраклары һәм медикаментлар белән җиһазландырылган һәм комплектланган. </p> <p> Коткаручылар 11 кешегә ярдәм итте, шул исәптән биш бала, 119 ял итүчегә беренче ярдәм күрсәтелде. Бу җәйдә Казанда 18 кеше батып үлгән, шуларның берсе – муниципаль пляжда. Бу соңгы 10 елда шәһәр пляжында беренче бәхетсезлек очрагы. Коткаручылар ашыгыч медицина ярдәме бригадасы килгәнче балага беренче ярдәм күрсәтү һәм эзләү буенча барлык чараларны күрде. Коткаручыларның гамәлләре тикшерү органнары тарафыннан дөрес дип бәяләнде. </p> <p> Бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен коткаручылар һәм Казан башкарма комитетының Гражданлык яклау идарәсе хезмәткәрләре 342 тапкыр патрульгә чыккан . Коткаручылар ял итүчеләр белән 1074 әңгәмә уздырган һәм куркынычсызлык чаралары язылган 1081 белешмә тараткан. </p>