В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлыларны өмә, чәй тантанасы, экологик мастер-класслар һ.б. көтә
Фото: Марат Мөгыйнов
9 нчы июньдә Кече Зәңгәр күлдә өмә узачак. Шәһәрлеләр Сосновский балтырганын биолог, гидролог, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте әгъзасы Антон Бортяков белән бергә юк итәчәк. Инвентарь урында бирелә, шулай ук трансфер оештырыла. Гаризаны сайт аша бирергә мөмкин.
Чыныгу көне 22 нче июньгә билгеләнгән, ул Зур Зәңгәр күл Казансу елгасына кушылган урында узачак. Төп программадан тыш, катнашучыларны урман терапиясе һәм чәй тантанасы көтә. Мәйданчыкта Сулыкларда коткару җәмгыяте әгъзалары кизү торачак. Чарага теркәлгәнче, табиб белән киңәшләшү зарур.
Зур Зәңгәр күлдәге экоүзәктә экологик мастер-класслар җәй буе һәр ял көннәрендә узачак. Якындагы чара 15 нче июньгә планлаштырылган – шәһәр халкын эретелгән пластик капкачлардан бизәнү әйберләре ясарга өйрәтәчәкләр. Гаризалар сайтта кабул ителә.
Кипкән чәчәкләрдән «Банкадагы чәчәк бәйләме» картинасын ясау буенча мастер-класс 29 нчы июньдә узачак. Сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы.