В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләр июнь башына планлаштырылган
Денис Гордийко фотосы
Яңа сезонда проектның волонтерлары Казанның Киров районындагы XX гасырның беренче яртысында милли татар стилендә уеп ясалган йөзлекләр һәм кәрнизе булган Столяров урамындагы 37 нче агач торак йортның фасадын төзекләндерәчәк.
Моннан тыш, команда «Мин – йөзлек!» күргәзмәсе өчен халык биргән экспонатларны торгызырга һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән яңа волонтерларны фестивальдә катнашуга җәлеп итәргә ниятли.
«Бүгенге көндә» Том Сойер Фест – Казан» хәрәкәтендә 100дән артык даими катнашучы бар», – дип сөйләде фестивальне оештыручылар. Әмма һәр ел саен төзекләндерү мәйданы киңәя, эш күләме арта. Теләгән һәркем тарихи мохитне торгызу хәрәкәтенең әгъзасы булырга мөмкин. Моның өчен яңалыкларны ВКонтактедагы «Том Сойер Фест – Казан» рәсми төркемендә күзәтергә кирәк.
«Том Сойер Фест – Казан» фестивале 2016 елда үз хәрәкәтен башлап җибәрде. 10 ел эчендә команданың хезмәт исемлегендә бик күп гамәлгә ашырылган проектлары бар, шул исәптән 18 торак йорт, бер музей йортының фасады һәм Баратынский утарындагы бер тарихи чатыр яңартылган. Волонтерлар Фукс бакчасындагы XX гасыр башында төзелгән бакча чатырын торгызганнар, «Казан йөзлекләре» скверын проектлаганнар һәм гамәлгә ашырганнар, шулай ук Зөядә Идел дебаркадерын төзәткәннәр һәм Карамалы Тау бистәсендә Роман күперенең тарихи терәкләрен яңартканнар.