В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бушлай юлламалар авыр тормыш хәлендә калган һәм башка ташламалы категорияләргә караган балаларга бирелә
Фото: балалар һәм яшьләр эшләре комитеты
Бушлай юлламалар авыр тормыш хәлендә калган яки социаль куркыныч хәлдә булган балаларга, профилактик исәптә торучы, девиант тәртипле балигъ булмаганнарга һәм Идел буе районы балалар йортында тәрбияләнүчеләргә бирелә.
Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары да бушлай юлламалар алу хокукына ия. «Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм гаиләләре өчен җәйге ялны оештыру – мөһим бурыч. Мин район башлыкларыннан мәсьәләне аерым контрольдә тотуны һәм килеп туган барлык проблемаларны оператив хәл итүне сорыйм», – дип боерды Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
«Дуслык» социаль-тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче 30 бала «Бригантина» һәм «Заречье» лагерьларында ял итәчәк. Смена вакытында барлык теләүчеләр өчен «Бу җәй синең өчен» проекты эшләячәк. Программада: мастер-класслар, саф һавада спорт уеннары һәм яшь талантлар концерты.
Июль ахырында «Восток» лагере сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле 140 баланы һәм аларның ата-аналарын кабул итәчәк.
Казан мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча быел юлламалар шәһәр мәктәпләренә дә таратыла. Аларга интеллектуаль, фәнни, иҗади, спорт һәм иҗтимагый эшчәнлектә уңышларга ирешкән балалар ия булачак.
«Кандидатларны сайлап алу процедурасының ачыклыгын тәэмин итү максатыннан мәктәпләрдә конкурс комиссияләре булдырылачак, алар «Ял» үзәге лагерьларына җибәрү өчен балалар исемлеген төзү белән шөгыльләнәчәк», – диде Алия Заһидуллина.
Быел лагерьлар программасында аерым игътибар экология хәрәкәтенә юнәлтелә. Әлеге уңайдан Казан лагерьлары арасында ел саен үткәрелә торган җәйге фестивальнең экологик этабын уздыру планлаштырыла. Балаларга калдыкларны сортларга дөрес аеру конкурсында катнашырга һәм кешенең әйләнә-тирә мохиттәге үзгәрешләргә йогынтысы турында белемнәрен тикшерергә тәкъдим ителә.
«Кадрлар мәсьәләсе шулай ук игътибар үзәгендә. «Ял» оешмасы әйдаманнар әзерләү буенча «Әйдаман уты!» мәктәбен уңышлы гамәлгә ашырып килә», – дип билгеләп үтте комитет рәисе. Бүгенге көндә Казанда әйдаманнар берләшмәсе формалашкан, ул 100 дән артык кешене колачлый.
Быел беренче тапкыр махсус мәктәптә укыган 30 әйдаман ярдәмчесе эшкә урнаштырылачак. Алар элек үзләре дә муниципаль лагерьларда ял иткән 15-17 яшьлек яшүсмерләр.
Агымдагы елның җәендә барлыгы 170 мәктәп яны, 26 шәһәр яны һәм ике палатка лагере эшләячәк.
Камилә Вилданова
Фото: Марат Мөгыйнов