В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спортчылар ялгыз, парлы шуу һәм бозда бию буенча көч сынашачак.
Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче октябрь). 8-нче ноябрьдән 12-нче ноябрьгә кадәр Казанның Спорт сараенда «Ростелеком – Россия Кубогы»ның IV этабы һәм Россиянең атказанган тренеры Геннадий Тарасов истәлегенә традицион «Идел 2021» фигуралы шуу буенча бөтенроссия ярышлары узачак.
Ярышлар ялгыз һәм парлы шуу, шулай ук бозда өлкән спорт мастерлары һәм спорт мастерлыгына кандидат юниорлар арасында бозда биюләр буенча узачак. Россия Кубогы этаплары Россия Кубогы финалына, Россия чемпионатына һәм илнең яшүсмерләр беренчелегенә сайлап алу ярышлары булачак. Спортчылар турнирның ике этабында катнашырга хокуклы.
Казандагы ярышларда илнең әйдәп баручы спортчылары – танылган Россия тренерларында тәрбияләнүчеләр катнашачак. Казан тамашачылары ел саен Алексей Мишин, Этери Тутберидзе, Евгений Плющенко, Елена Буянова (Водорезова), Тамара Москвина, Ирина Жук һәм Александр Свинин, Александр Жулин, Артур Дмитриев укучылары һәм башкалар арасында мавыктыргыч спорт көрәшен күрү мөмкинлегенә ия.
Шулай ук ярышларда Татарстаннан фигурачылар да катнашачак.
Ярышларны ачу тантанасы 9-нчы ноябрь көнне 13:45 сәгатьтә башланачак. Ярышларга һәм тантанага керү – билетлар буенча, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының Матбугат хезмәте.