В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Музыкантлар Queen, AC/DC, Nirvana, Rammstein, Kiss әсәрләрен башкарачак
Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы май). Урицкий исемендәге парк сәхнәсендә Aurora эстрада оркестры чыгыш ясаячак. Музыкантлар үзләренең яңа программасын тәкъдим итәчәкләр: алар Queen, AC/DC, Nirvana, Rammstein, Kiss һәм башка төркемнәрнең популяр әсәрләрен башкарачаклар.
Концерт 20 нче майда була. 14:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле. Чара «Мәскәү» мәдәният үзәге ярдәме белән оештырылды, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Бу җәйдә шәһәр халкын һәм кунакларын паркларда һәм скверларда инклюзив фильмнар күрсәтү, фестивальләр, лекцияләр, тренировкалар һәм башка вакыйгалар көтә. Алар турында тулырак KZN.RU материалыннан белеп була.