Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.12.2021, 15:05

Кыш Бабайның тормыш иптәше бармы, ул нәрсәдән курка һәм җәй көне нәрсә белән шөгыльләнә – кышның төп тылсымчысы Казан балаларының сорауларына җавап бирде

Бөтенроссия Кыш Бабае Мәскәүдә узган матбугат конференциясендә Татарстан Кыш Бабаена һәм «Игелекле дулкын» фестивалендә катнашучыларга сәлам юллады.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь, Камилә Гобәйдуллина). Бөтенроссия Кыш Бабае үзенең Россия буенча алтынчы хәйрия сәяхәтен башлап җибәрде, ул 22 шәһәрне колачлаячак. Кышның төп тылсымчысы Воронеж, Волжск, Екатеринбург, Чиләбе, Түбән Новгород һәм Төмән халкын инде шатландырган, ә бүген ул онлайн форматта Казан балалары белән аралашты. Мәскәүдәге махсус студиядән Кыш Бабай балаларның сорауларына җавап бирде, шулай ук аларга алдан ук татлы бүләкләр җибәрде. Гадәти булмаган матбугат конференциясен алып барырга аңа телевидение алып баручысы Ирина Спиридонова ярдәм итте.

«Мин тагын Казанда, Татарстанда булуыма бик шат. Мин кичә  «Игелекле дулкын» фестивале тәмамлануын беләм. Үземнең  сәламемне барлык катнашучыларга һәм оештыручыларга тапшырам. Шулай ук дустым Татарстан Кыш Бабаена тылсымлы сәламемне җибәрәм!» – дип башлады бәйрәм очрашуын Кыш Бабай.

Быел Кыш Бабай һәм НТВ командасы 50 социаль учреждениедә тәрбияләнүчеләрне һәм ярдәмгә мохтаҗ 60 гаиләдән булган балаларны сөендерәчәк. Казанда алар Киров районының 101-нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре белән очрашты, анда нибары 370 бала йөри. Алар 3 телдә – рус, татар һәм инглиз телләрендә шөгыльләнә. Бакчада үсеш тоткарлыгы булган балалар өчен ике төркем һәм аутизмлы балалар өчен бер төркем эшли. Кыш бабай балаларга телләрне интерактив формада өйрәнү мөмкинлеге булсын өчен телевизор бүләк итте. «Шулай ук без «Апрель» тернәкләндерү үзәгенә кагылдык, анда ДЦП һәм аутист балалар белем ала. Бу «кояшлы» балалар безнең өчен чын бәйрәм әзерләгән. Алар концерт оештырды, шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады. Ярдәмчеләрем ярдәмендә без алар шөгыльләнә, мускулларын ныгыта алсын өчен махсус тренажер алып килдек», – дип биләп үтте Кыш Бабай.

Алып баручы И.Спиридонова үз чиратында Кыш Бабайның 9 яшьлек Снежана һәм аның 10 яшьлек абыйсы Никитаның хыялын ничек чынга ашыруы турында сөйләде. Малайда ДЦП, ул сөйләшә һәм йөри алмый, шуңа күрә дистанцион рәвештә укый. Әтиләре балаларны 7 ел элек ташлап киткән һәм хәзер әниләре аларны үзе генә тәрбияләргә мәҗбүр. Үзенең хатында Снежана Кыш Бабайдан, ул мәктәптә булган чакта Никитага күңелсез булмасын өчен эт бүләк итүен сораган. Кыз үзе велосипед турында хыялланган.

Матбугат конференциясе барышында Кыш бабай гадәттәгечә балаларның сорауларына җавап бирде. 5 яшьлек Игнат тылсымчының җәй көне ни белән шөгыльләнүе турында сорашты. Кыш Бабай сүзләренә караганда, җәй көннәрендә дә аның мәшәкатьләре күп: ул сабыйлардан килгән хатларны укуын дәвам итә, бүләкләр әзерли һәм килүче кунакларны кабул итә. 7 яшьлек Милана исә Кыш Бабайның балачакта кем булырга хыяллануы турында белде. Тылсымчы үзенең һәрвакыт кемгә дә булса ярдәм итәргә теләве, чөнки аны яхшы кешеләр чолгап алуы турында әйтте. Ул мондый сорауны үзе дә еш кына кечкенә кунакларына бирергә ярата икән – хәзер балалар еш кына табиб яки укытучы булырга тели. Шулай ук Кыш Бабай, әгәр аның тормышы башкача булса, мөгаен, ул балыкчы булыр иде, дип искәртте.

Ә менә 8 яшьлек Вероникага Кыш Бабайның нәрсә белән сыйланырга яратуы кызык иде. Тылсымчы сүзләренә караганда, ул шанежка – кырыйлары эчкә бөгелгән һәм төрле эчлек белән пешерелә торган кечкенә пирожкилар ярата. Алар, мәсәлән, кәбестә яки бәрәңге белән була, баллылары да очрый, төньяк җиләкләр белән дә.

Шулай ук балалар Кыш Бабайның илнең барлык чыршыларында да була алуын, ни өчен ул бүләкләрне нәкъ менә төнлә таратуы һәм аның тылсымчыга әверелүе турында белделәр. «Мин барлык чыршыларда да була алам, мин бит тылсымчы, димәк, бик тиз хәрәкәтләнәм. Кешеләргә бик ярдәм итәргә теләдем һәм бер-бер артлы яхшы эшләр эшләдем, шуңа тылсымчы булдым. Шулай итеп минем хыялым тормышка ашты. Яңа ел төнендә бик күп бала һәм өлкәннәрнең теләкләрен тормышка ашырырга кирәк, шуңа күрә мин бүләкләрне чыршы астына бик тиз калдырам. Әгәр дә сезнең тәрәзәләрегез яки ишекләрегез ябык икән, миңа дивар аша узарга туры килә. Бераз гына тоткарлансам да, минем барлык бүләкләрне таратып өлгермичә калуым ихтимал», – дип аңлатты ул.

Моннан тыш, Кыш Бабай социаль челтәрләрдә утырмый, чөнки аңа сабыйлардан килгән хатларны укырга ошый, ул туган Бөек Устюгын бер генә шәһәргә дә алыштырмас иде, ә үз кабинетында ул Казанның «Яшәү яме» проекты билгесен саклый.

Балалар тылсымчыдан аның тормыш иптәше бармы-юкмы икәнен белделәр. Кыш Бабай аның турында кайгыртучы һәм иң тәмле шанежкалар пешерүче искиткеч ярдәмчесе булуы турында әйтте, аның исеме Эссе Әби. Шулай ук ул балаларга барыннан да бигрәк сүз тыңламаудан һәм ялкаулыктан куркуы турында сөйләде, ул үзе эш һәм ял көннәрендә дә эшли, дип өстәде. Ахырда тылсымчы нинди гадәти булмаган бүләкләр бүләк итәргә туры килгәнен исенә төшерде. «Бервакыт миннән бер кәрҗин җиләк  сораганнар иде, шулай ук мин русалка койрыгы, ә быел - чын дүрт аяклы дус бүләк иттем. Әле яшь фоторәссам Максимның хыялын хәтерлим – без аның өчен фотокүргәзмә оештырдык».

Иң якты һәм истә кала торган сорауларның авторларына Кыш бабай өстәмә бүләкләр тапшырды, ә соңыннан барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. «Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне! Яңа елда сезнең игелекле башлангычларыгыз өчен көчегез булуын телим. Изгелек кылыгыз, сезнең янәшәгездә булганнарга ярдәмгә килегез, туганнарыгыз, якыннарыгыз турында ешрак кайгыртыгыз. Әниләрегезгә, әтиләрегезгә, әбиләрегезгә һәм апаларыгызга ярдәм итәргә онытмагыз, аларны ничек яратуыгыз турында әйтегез. Могҗизага ышаныгыз, ул сезнең йортыгызга да килер. Чакрымнар аша сезне кочаклыйм», – дип, балалар белән саубуллашты Кыш бабай.

Аңа тагын 15 шәһәр халкын котларга туры киләчәк. Үзенең сәяхәтен ул Мәскәүдә тәмамлый. Кышкы тылсымчы турындагы сюжетларны эш көннәрендә 7: 45 сәгатьтә НТВ телеканалында «Утро. Самое лучшее» программасында күрсәтәчәкләр.

Кыш Бабай сәяхәтенең төп максаты – моңа аеруча мохтаҗ кешеләргә: аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, үсеш үзенчәлекләре булган, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, медицина ярдәменә мохтаҗ булган сабыйларга, шулай ук, тормыш авырлыкларына карамастан, могҗизаларга ышануларын дәвам иткән өлкәннәргә ярдәм итү. 5 ел дәвамында Кыш Бабай 50 меңнән артык чакрым юл үткән, 370 балалар социаль учреждениеләрендә, 330 күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә булган һәм 600 тонна бүләк тапшырган.

Фоторепортаж
«Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Кыш бабайның НТВ белән сәяхәте» акциясенең матбугат конференциясе, 07.12.21
Барлык яңалыклар