Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.03.2025, 09:44

«Әгәр Казанга күченергә теләгегез бар икән, гамәл кылырга кирәк. Биредә һәркем өчен мөмкинлекләр бар»: укытучылар Татарстан башкаласына күченү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

ТР башкаласына соңгы биш ел эчендә Россия төбәкләреннән 1,3 меңнән артык укытучы күчеп килгән

Соңгы биш елда Татарстан башкаласына Россиянең 23 төбәгеннән 1305 укытучы күчеп килде. Узган ел Казан мәктәпләренә Башкортстан, Марий Эл, Чуваш Республикасы, Киров, Ульяновск һәм Самара өлкәләреннән, шулай ук илнең башка торак пунктларыннан 160 педагог кабул ителде. Шәһәрнең мәгариф учреждениеләренә яшь һәм тәҗрибәле педагогларны да җәлеп итәләр. Укытучыларның күченүенең төп сәбәбе – һөнәри күнекмәләрне үстерү мөмкинлекләре. Үз чиратында Казан мәктәпләре «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында уңайлы эш һәм үсеш өчен барлык шартларны да тудыра. KZN.RU порталы хәбәрчесе Татарстан башкаласына күчеп килгән мөгаллимнәр белән аралашты, аларның яңа шәһәрдән алган тәүге тәэсирләре һәм укытуда кулланыла торган методлары турында белде.

«Казан – мөмкинлекләр шәһәре»

Яңа Савин районының 113 нче мәктәбендә математика укытучысы Анна Шевчук Камчатка краеннан күчеп килгән

Сезнең Татарстан башкаласына күченүегезгә кайчан һәм нәрсә ярдәм итте?

Мин гаиләм белән Казанга 2019 елда күчендем. ТР башкаласында ирем белән минем карьера үсеше һәм балаларыбызның белем алуы өчен мөмкинлекләр күп. Күченгәнче мин үземне төрле өлкәләрдә сынап карадым, соңгы 10 елда математика укытам. Хәзер мин үзебезнең дөрес сайлау ясаганыбызны аңлыйм. Казан – мөмкинлекләр шәһәре, монда һөнәри үсеш өчен бөтен шартлар да бар. Иң мөһиме үзеңне күрсәтергә, яңа нәрсәләрне сынап карарга һәм үсәргә курыкмау.

Сезгә яңа шәһәргә һәм мәктәпкә җайлашканда кыенлыклар белән очрашырга туры килдеме? Кайсы момент иң истә калганы булды?

Эшкә урнашу вакытында кыенлыклар тумады диярлек. Коллегалар һәм мәктәп администрациясе баштан ук миңа игътибар күрсәтеп, ярдәм иттеләр – ярдәмчел иделәр, бу миңа тиз ияләшергә ярдәм итте. Иң якты мизгел беренче эш көннәренең берсе булды. Нәкъ шул чорда WorldSkills һөнәри осталык буенча чемпионат узды, ә мәктәпләр төрле илләрдән делегацияләр кабул итте, минем мәктәп тә искәрмә булмады. Мине бу вакыйганың оештырылуы, шәһәрнең кунакларны никадәр җылы каршы алуы сокландырды.

Сезгә Казанда нәрсә ошый?

Шәһәр күп мөмкинлекләре белән сөендерә: биредә даими рәвештә бөтен илдән катнашучыларны җыйган фестивальләр, конкурслар һәм конференцияләр уза. Бу сәламәт конкуренция атмосферасы тудыра һәм тәҗрибә уртаклашу өчен зур мөмкинлекләр бирә. Казан мәктәпләре укучыларга яхшы, ныклы белем бирә, ә укытучыларга һөнәри үсеш өчен менә дигән шартлар тудыра.

Сез үзегезнең укыту эшчәнлегендә креатив алым кулланасызмы?

Минем сыйныф белән без ай саен һөнәри юнәлеш бирү чаралары үткәрәбез: белгечләр үз һөнәрләре турында сөйли торган экскурсияләргә йөрибез. Монда безгә әти-әниләр актив ярдәм итә, ә балалар үзләре кызыксынып, теләгән урыннарны тәкъдим итә. Бу белем алу процессын җанлырак һәм файдалырак итә.

Әгәр сезнең үзегезнең идеаль уку планын булдыру мөмкинлеге булса, сез аңа нәрсә кертер идегез?

Балаларны үз предметыма тарту өчен, мин уку планына математика көннәрен кертер идем. Шулай итеп, укучылар фәннең реаль тормышта кулланылышы белән ачык танышырлар иде. Мәсәлән, 5-6 сыйныф укучылары уен станцияләре аша үз күнекмәләрен үстерә алырлар – архитектурада, кулинариядә, финансларда, спортта һәм башка өлкәләрдә мәсьәләләрне чишә алырлар иде. Югары сыйныф укучыларын исәп-хисап ясарга кирәк булган тар юнәлешле белгечлекләр белән таныштырырга мөмкин булыр иде. Әмма мондый дәресләр өчен югары уку йортларыннан белгечләр һәм укытучылар җәлеп итү мөһим. Нәкъ менә шундый алым мәктәп программасы буенча өйрәнелә торган фундаменталь темаларның мөһимлеген күзалларга мөмкинлек бирәчәк.

«Биредә укучыларның һәм педагогларның уку һәм күпкырлы үсеше өчен барлык шартлар да тудырыла»

Яңа Савин районының 107 нче гимназиясенең физик культура укытучысы Әлфия Насыйрова Чиләбе өлкәсеннән күчеп килгән

Сезне Казанга күченергә нәрсә этәрде? Сез кайсы елда күченергә карар кабул иттегез?

Без ирем белән Казанга 2023 елда күчендек. Күченгәнче мин Чиләбе гомуми белем бирү мәктәбендә эшләдем, әмма минем үсәсем килде. Ул чагында сайлау Казанга төште. Беренчедән, бүген Татарстан Республикасы башкаласы – динамикалы үсә торган, матур, мөмкинлекләре күп булган заманча шәһәр. Икенчедән, монда безнең туганнарыбыз яши.

Яңа эш шартларына һәм яшәү рәвешенә озак күнектегезме?

Адаптация тиз үтте. Мәктәп яңа иде, коллектив нульдән формалашты. Мәктәп администрациясе белән безгә бик тә бәхет елмайды, бу һәрвакыт ярдәмгә килүче һәм хуплаучы кешеләр. Алар без – яшь педагоглар өчен әниләр кебек, без аларны бик яратабыз.

Казан белән Чиләбенең мәгариф системасы аерыламы?

Әйе. Мәгариф системасы заманча методлары һәм технологияләрне актив кертүе белән аерылып тора. Казанда укучылар һәм педагогларның уку һәм күпкырлы үсеше өчен барлык шартлар тудырылуы күренеп тора. ТР башкаласында өстәмә белем алу, шулай ук төрле секцияләр һәм түгәрәкләргә йөрү өчен мөмкинлекләрнең күп булуы бик ошый.

Казанда сезнең укыту практикагызның иң истә калган моментын искә төшерә аласызмы?

Иң якты мизгелем – мин беренче тапкыр сыйныф җитәкчесе булган егетләр белән танышу булды. Ул сыйныф «Ак Барс-2011» хоккей командасыннан тора.

Тагын икенче ел рәттән безнең гимназия базасында «Минем беренче Дзюдо билбавы» белем бирү проекты уза, аны Россия Дзюдо федерациясе оештыра һәм миңа, физик культура укытучысы буларак, спорт вакыйгаларын оештыру мәсьәләләрендә катнашу бик кызык.

Сез үзегезнең уку планын ничек төзисез? Нәрсәгә басым ясыйсыз?

Физкультура дәресләре өчен идеаль укыту планы турында сөйләсәк, мин түбәндәге элементларны кертәм: спорт уеннары; функциональ әзерлек (мускулларның төп төркемнәрен ныгыту һәм координацияне яхшырту өчен күнегүләр), сәламәт яшәү рәвеше (туклану, физик активлыкны торгызу һәм аның мөһимлеге турында дәресләр), уен элементлары (кызыксынуны һәм җәлеп итүне арттыру өчен уеннар һәм эстафеталар кертү), прогрессны бәяләү (казанышларны һәм мотивацияне ачыклау өчен даими тестлар һәм ярышлар). Нәкъ менә шундый алым балаларда спортка мәхәббәт уятырга һәм кызыксыну күрсәтергә ярдәм итә.

«Әгәр Казанга күченергә теләк бар икән, гамәл кылырга кирәк – сез үз карарыгыз өчен һич тә үкенмәячәксез»

Мария Салтуганова, Совет районының 187 нче лицеенда директор урынбасары һәм чит телләр укытучысы, Ямал-Ненец автономияле округыннан күчеп килгән

Сез Казанга кайсы елда күчеп килдегез һәм ни өчен?

Без гаиләм белән Казанга узган елның июлендә күчендек. Гәрчә күченү идеясе инде ике ел элек барлыкка килгән булса да. Биредә КНИТУ-КАИда безнең улыбыз укый. Ә тагын Казанда һәм күрше Мари Илендә туганнарыбыз һәм якыннарыбыз яши, шуңа күрә без ел саен аларга ялга килә идек. 2023 елның маенда мин Татарстан районнарының мәгариф оешмалары базасында узган ЯНАО идарә командалары стажировкасында катнаша алдым. Ике атна дәвамында республика атмосферасына, мәдәниятенә, мәгариф системасына чуму үз эшен башкарды – мин Казанга гашыйк булдым, бу шәһәрдә яшәргә һәм эшләргә теләвемне аңладым.

Күченгәнче сезнең эш тәҗрибәгез нинди иде?

Үземнең һөнәри эшчәнлегемне мин 2006 елда ЯНАОның 2 нче номерлы Муравленко мәктәбендә башладым, анда инглиз, француз телләре укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе булып эшләдем. 2013 елда мине директор урынбасары вазифасына күчерделәр, ә 2019 елда тагын бер баскычка югарырак билгеләделәр. 2020 елдан мин эшне VII чакырылыш Муравленко шәһәр Думасы депутаты эшчәнлеге белән бергә алып бардым.

Казанда сезне нәрсә таң калдырды?

Казанда яхшы күңелле кешеләр яши, халык һәм аларның иминлеге турында кайгырту сизелә, гаилә кыйммәтләренә зур игътибар бирелә. Тарихи һәм заманча истәлекле урыннар сөендерми кала алмыйлар. Әгәр Казанга күченергә теләгегез бар икән, гамәл кылырга кирәк – сез үз карарыгыз өчен һич тә үкенмәячәксез. Монда һәркем өчен мөмкинлекләр бар.

Сезне яңа коллектив ничек каршы алды?

Минем эшкә урнашу буенча тәкъдимнәрем күп булды. Беренче әңгәмәгә мин 187 нче лицейга бардым һәм директор Гөлнара Гаппасовна белән беренче очрашудан соң ук бу минем урыным икәнен һәм үземнең монда эшләргә теләвемне аңладым. Бердәм һәм яхшы күңелле коллектив мине ачык йөз белән каршы алды. Алардан мин үзем булырга һәм яңа мөмкинлекләргә «әйе» дип әйтергә курыкмаска дигән кыйммәтле киңәш алдым. Бүгенге көнгә без – команда, дип төгәл әйтә алам.

ТРда мәгариф системасы ЯНАО системасыннан аерыламы?

Россиянең ике инновацион, алга киткән төбәгенең мәгариф системасына бәя бирү авыр. ЯНАО һәм Татарстан республикасы мәгариф системасын стратегик карарларның инновациялелеге һәм гамәлилеге, яңа мәктәпләр ачу, белем бирү мохитен даими яңарту, нәтиҗәгә эшләү аерып тора. Миңа Ямалның да, Татарстанның да көчле мәктәпләрендә эшләү бәхете елмайды.

«Казан бик динамикалы, тиз һәм матур үсә торган шәһәр. Аңа туры киләсе килә»

Лилия Фәрхетдинова, Идел буе районының 186 нчы лицеенда математика укытучысы, Удмуртия республикасыннан күчеп килгән

Сез Казанга кайчан һәм ни өчен күченергә булдыгыз?

Без гаиләм белән Казанга 2019 елда Воткинскидан күчендек, мин анда 20 ел дәвамында 10 нчы мәктәптә эшләдем. Хезмәттәшләремне-остазларымны һәм укучыларымны зур җылылык белән искә алам. Казан минем өчен бик кадерле шәһәр, чөнки мин монда 1993 елда Казан университетының механика-математика факультетын тәмамладым һәм тормыш иптәшемнең туган ягына кайтып киттем. Шул ук вакытта мин һәрвакыт кире кайтырмын дип хис итә идем, хәтта, мөгаен, кире кайтасымны белә идем. Һәм, күченгәч, мин үземне өйгә кайткан кебек кенә хис иттем.

Яңа эш урынында җайлашканда кыенлыклар белән очрашырга туры килдеме?

Мин үз эшемне беләм һәм бик яратам, ә безнең 186 нчы лицейдагы кебек коллектив белән адаптация тиз үтте. Безнең мәктәп яңа, шуңа күрә коллектив та нульдән формалашты. Янәшәдә теләсә нинди башлангычны хуплаган һәм тәкъдимнәргә җавап биргән коллегалар һәм администрация бар иде. Миңа бәхет елмайды, минем тормышымда бик яхшы кешеләр барлыкка килде.

Татарстан башкаласындагы тормышта һәм эштә сезгә барыннан да бигрәк нәрсә ошый?

Казан бик динамикалы, тиз һәм матур үсә торган шәһәр. Бу тәэсирләндерә, аңа туры киләсе килә. Безнең лицейда еш кына төрле дәрәҗәдәге чаралар – шәһәр, республика, Россия мәктәпләре директорлары һәм аларның урынбасарлары өчен семинарлар һәм конференцияләр уздыралар. Без кунакларга һәрвакыт шат һәм рәхәтләнеп тәҗрибә уртаклашабыз һәм үзебез өчен нәрсәләрнедер игътибарга алабыз.

Казанда үз укучыларыгыз өчен нинди иң креатив проект оештырдыгыз?

Минемчә, теләсә кайсы укытучының үз эшенә баналь ятлаудан һәм мәсьәләләрне чишүдән аерыла торган ниндидер кызыклы әйбер кертәсе килә. Миңа «Домино» яки «Карусель» кебек математик уеннарны оештыру һәм үткәрү ошый. Балалар рәхәтләнеп җавап бирәләр һәм логик мәсьәләләрне чишәләр.

Мин укучыларга һөнәри юнәлеш бирүгә көчле басым ясар идем. Безнең чыгарылыш укучылары еш кына тормышта нәрсә белән шөгыльләнергә теләүләрен, мәктәптән соң кая укырга керергә һәм үзләрен нәрсәгә әзерләргә икәнен белмиләр. Моның белән нәкъ менә массакүләм мәктәп шөгыльләнергә тиеш, дип уйлыйм. Мәсәлән, безнең лицей күп профильле, бездә инженерлык, химик - биологик, технологик, аграр сыйныфлар бар. Әлбәттә, моның артында «Мәктәп – югары уку йорты»ның үзара хезмәттәшлеген оештыру буенча директорыбызның зур эше тора. Мондый эштән файда ике яклы: мәктәп ФДББС таләбен үти, ә югары уку йорты мотивлаштырылган, әзерлекле студент ала. Ләкин бу проблеманы өлешчә генә хәл итү, әгәр 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучыларның һәрберсе, аның мәнфәгатьләрен, психологик үзенчәлекләрен исәпкә алган карьера үсешенең шәхси маршрутын кулына тотып чыкса, мондый укучыга үзенең киләчәген билгеләү күпкә җиңелрәк булыр иде.

«Республика хөкүмәте белем бирү сыйфатына таләпчән карый»

Киров районының 189 нчы гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Аксенова Уфадан күчеп килгән

Ни өчен сез Казанга күчтегез?

Татарстан башкаласына мин 2023 елда күчендем. Үзем өчен бу шәһәрне ачарга, аның ритмында яшәргә, ниндидер яңалыкка өйрәнергә һәм мин яшәргә әзер булган урынмы икәнен аңларга булдым.

Казанга күчеп килгәнче сезнең укытучылык эш тәҗрибәгез булдымы?

Моңа кадәр мин беркайчан да уку йортларында укытмадым, бары тик университетта лаборант тәҗрибәсе генә бар иде. Әлбәттә, мине коллективка кереп, балаларга материалны сыйфатлы итеп бирә алуым мәсьәләсе борчый иде. Башта мин календарь-тематик планлаштыру белән ничек эшләргә икәнен дә аңламый идем, тик инглиз теле укытучылары Чулпан Равил кызы һәм Екатерина Евгеньевна ярдәмендә мин коллективка һәм эш процессына тыныч кына кушылдым. Минем адаптациям уңышлы узды, һәм балалар мине шунда ук яраттылар.

Сезгә Татарстанның мәгариф системасы нәрсәсе белән ошый?

Республика хөкүмәте белем бирү сыйфатына таләпчән карый. Казанда укучыларның да, укытучыларның да үз-үзләрен үстерү өчен мәйданчыклары күп, олимпиадалар, конкурслар һәм башка бик күп нәрсәләр бар. Мин һәрвакыт яңалыклар күрәм, бу сөендерми кала алмый.

Үзләренең һөнәри эшчәнлекләрен яңа гына башлаган укытучыларга киңәш бирә алыр идегезме?

Хезмәттәшләремнән мин кыйммәтле киңәш алдым, нәкъ менә: «Эш һәм ял арасында баланс тап, һөнәри яну булмасын». Бу сүзләрне мин яңа педагогларга әйтер идем.

Барлык яңалыклар