Бер тәүлек эчендә СОVID-19 белән авырган 95 кеше савыкты.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар). Татарстанда COVID-19 йоктыруның 87 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2-се – читтән кертелгән, калганнары – элемтә аша. 32 кеше хастаханәгә озатылган, 55 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында ике балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 9 кеше бар, 23 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 16 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 17 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 15 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр, 5 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
45 кеше – Казанда, 9 кеше– Нурлат районында, 6 кеше – Яр Чаллыда, өчәр кеше – Алексеевск, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Чистай районнарында, икешәр кеше – Әлмәт, Буа, Зәй районнарында, берәр кеше – Аксубай, Апас, Бөгелмә, Кайбыч, Менделеевск, Минзәлә, Питрәч, Тәтеш һәм Тукай районнарында яши.
Барлыгы 25-нче гыйнварга Татарстанда 15 мең 538 COVID-19 белән зарарлану очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 11 мең 950 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 95 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада «Спутник V» вакцинасын 10 мең 742 кеше алды, шуларның 1958 кеше – икенче дозасын Барлыгы Татарстан Республикасына 13 мең 442 комплекты вакцина дозасы керде, шуның 79,9-%ы файдаланылды.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 19 мең 290 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 3 млн 738 мең 690 кеше авырган, 3 млн 150 мең 763 кеше сәламәтләнгән, 69 мең 918 кеше үлгән.