Барлыгы илдә тәүлегенә 22 меңнән артык яңа COVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 87 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 4-есе читтән кайтучыларда, калганнары контактлы. 15 кеше хастаханәгә озатылган, 72 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 11 кеше бар, 28 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 17 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 18 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 11 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр, ике кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
Казанда авыручыларның 42-се яши, 9 кеше – Биектау районында, 7 кеше – Яр Чаллыда, 6 кеше – Буа һәм Лениногорск районнарында, өчесе – Кама Тамагы һәм Чистай районнарында, икесе – Тәтеш районында, берәр кеше – Яшел Үзән, Кайбыч, Нурлат, Питрәч һәм Тукай районнарында.
Барлыгы 13-нче гыйнварга Татарстанда 14 мең 449 COVID-19 белән зарарлану очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 11 мең 82 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 21 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 22 мең 850 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 3 млн 471 мең 53 кеше авырып киткән, 2 млн 854 мең 88 кеше сәламәтләнгән, 63 мең 370 кеше үлгән.