В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада соңгы тәүлек эчендә 24 кеше сәламәтләнде.
Фото: Марат Мугинов
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 5 кеше бар, 25 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәр, 12 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 11 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, бер кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.
32 кеше - Казанда, 7 кеше - Нурлат районында, 4 кеше - Яр Чаллыда, икешәр кеше - Буа, Лаеш, Балык Бистәсе районнарында, берәр кеше - Әлмәт, Югары Ослан, Алабуга, Лениногорск, Яңа Чишмә, Тукай районнарында яши.
24-нче октябрьгә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның барлыгы 8097 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Пандемиянең бөтен чорында 6917 кеше савыкты, шул исәптән 24 кеше - узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 16 мең 521 яңа очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 1 млн 497 мең 167 кеше авырып киткән, 1 млн 130 мең 818 кеше сәламәтләнгән, 25 мең 821 кеше үлгән.