В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән авыруның 88 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
Авыручылар арасында биш балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 12 кеше бар, 31 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәр, 22 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 9 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 6 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр, 2 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр, бер кеше - 90 яшьтән өлкәнрәк.
52 кеше - Казанда, 11 кеше - Яр Чаллыда, өчәр кеше - Түбән Кама һәм Лениногорск районнарында, 2-шәр кеше - Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән, Питрәч, Тукай районнарында, берәр кеше - Актаныш, Арча, Балтач, Бөгелмә, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Яңа Чишмә, Саба районнарында яши.
5-нче декабрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 10 мең 775 очрагы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 9418 кеше савыкты, шул исәптән 58 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 28 мең 782 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 2 млн 431 мең 731 кеше авырган, 1 млн 916 мең 396 кеше сәламәтләнгән, 42 мең 684 кеше үлгән.