Татарстанда тәүлек эчендә СОVID-19 белән авырган 110 кеше сәламәтләнгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 100 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән Казанда – 50 очрак. 38 кеше хастаханәгә озатылган, 62 кеше өйләрендә дәвалана.
27-нче декабрьгә Татарстанда 42 мең 360 COVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 35 мең 975 кеше савыкты, шул исәптән, узган тәүлектә – 110, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республиканың 2 млн 282 мең 509 кешесе (тәүлеккә үсеш – 2020) коронавируска каршы вакцинацияләнгән, шуларның 1 млн 860 мең 112-се икенче прививка ясаткан.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 23 мең 210 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 10 млн 415 мең 230 кеше авырган, 9 млн 293 мең 486 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында урнаштырылган.