В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Соңгы тәүлек эчендә республикада 38 кеше сәламәтләнде.
Фото: Марат Мугинов
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 2 кеше бар, 14 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 9 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 13 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 5 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, бер кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
19 кеше - Казанда, 5 кеше - Түбән Кама районында, өчәр кеше - Буа, Лаеш, Питрәч районнарында, икешәр кеше - Яр Чаллыда, Бөгелмә районында, берәр кеше - Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кукмара, Балык Бистәсе, Тукай, Теләче районнарында яши.
2-нче ноябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 8506 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Бөтен пандемия чорында 7570 кеше савыкты, шул исәптән 38 кеше - узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә 18 мең 257 яңа авыру очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 1 млн 655 мең 38 кеше авырган, 1 млн 236 мең 33 кеше сәламәтләнгән, 28 мең 473 кеше үлгән.