В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер тәүлек эчендә СОVID-19 белән авырган 83 кеше сәламәтләнде.
Фото: Марат Мугинов
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 9 кеше бар, 36 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 26 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 14 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 8 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр, 2 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
43 кеше - Казанда, 16 кеше - Яр Чаллыда, 6 кеше - Бөгелмә районында, 5 кеше - Түбән Кама районында, 4 кеше - Югары Ослан районында, өчәр кеше - Нурлат һәм Тукай районнарында, икешәр кеше - Әлмәт, Балтач һәм Яшел Үзән районнарында, берәр кеше - Аксубай, Әлки, Арча, Әтнә, Буа, Алабуга, Мамадыш, Теләче һәм Чистай районнарында яши.
14-нче декабрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның барлыгы 11 мең 597 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 10 мең 159 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 83 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә 27 мең 328 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 2 млн 681 мең 256 кеше авырган, 2 млн 124 мең 797 кеше сәламәтләнгән, 47 мең 391 кеше үлгән.