В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер тәүлек эчендә СОVID-19 белән авырган 43 кеше сәламәтләнде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). Татарстанда 33 яңа СОVID-19 белән авыру теркәлгән, шуларның өчесе читтән кертелгән, калганнары контактлы. 13 кеше хастаханәгә озатылган, 20-се өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 15 кеше Казанда яши, 8 кеше – Яр Чаллыда, берәр кеше – Азнакай, Актаныш, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Спас районнарында.
23-нче апрельгә Татарстанда 20 мең 203 СОVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 17 мең 306 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 43 – узган тәүлектә. Республикада коронавирустан 220 мең 841 кеше вакцинацияләнгән (тәүлек эчендә үсеш – 5708 кеше), шулардан 129 мең 728 кеше икенче прививка алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә коронавирус белән авыруның 8840 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 4 млн 744 мең 961 кеше авырган, 4 млн 371 мең 214 кеше сәламәтләнгән, 107 мең 501 кеше үлгән.