В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда барлыгы 45 яңа СОVID-19 авыруы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март). Татарстанда 45 яңа COVID-19 авыруы теркәлгән, барысы да контактлылар. 22 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылардан 25 кеше Казанда яши, 5 – Чаллыда, 3 – Әлмәт районында, икешәр кеше – Буа һәм Яшел Үзән районнарында, берәр кеше – Әлки, Биектау, Зәй, Лаеш, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче районнарында.
22-нче мартка Татарстанда 19 мең 66 СОVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 15 мең 796 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 6 кеше – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, Россиядә тәүлеккә короновирус белән авыруның 9284 яңа очрагы ачыкланган. Илдә барлыгы 4 млн 466 мең 153 кеше авырган, 4 млн 77 мең 185 кеше савыккан, 95 мең 391 кеше үлгән.