В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыруның барлык очраклары да контактлы.
Фото: Марат Мугинов
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 6 кеше бар, 13 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 8 кеше - 50 дән 60 яшькә кадәр, 4 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 4 кеше - 70 тән 80 яшькә кадәр.
Авыручылардан 20 кеше - Казанда, 3 кеше - Яр Чаллыда, 2-шәр кеше - Әлмәт, Яшел Үзән һәм Кайбыч районнарында, берәр кеше - Югары Ослан, Биектау, Зәй, Мамадыш, Түбән Кама һәм Нурлат районнарында яши.
Барлыгы 12-нче октябрьгә Татарстанда COVID-19 йоктыруның 7584 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Пандемиянең бөтен чорында 6381 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 7 кеше - узган тәүлектә. 85 кеше үлгән.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 13 мең 592 яңа авыру очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 1 млн 312 мең 310 кеше авырган, 1 млн 24 мең 235 кеше сәламәтләнгән, 22 мең 722 кеше үлгән.