Казанның тагын 18 кешесендә коронавирус инфекциясе расланган

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август). Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 29 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 3 очрагы читтән кайтарылган, 26 очрагы авыручылар белән элемтәдән соң барлыкка килгән. 10 кеше хастаханәгә озатылган, 19-сы өйдә дәвалана.

Авыручылар арасында ике балигъ булмаган бала бар, 4 кеше – 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 16 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 2 кеше – 50 яшьтән алып 60 яшькә кадәр, 3 кеше – 60 яшьтән алып 70 яшькә кадәр, берәр кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр һәм 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.

18 авыру Казанда яши, 4 кеше – Яр Чаллыда, берәр кеше – Әгерҗе, Әлмәт, Буа, Алабуга, Кама Тамагы, Түбән Кама, Нурлат районнарында.

23-нче августка Татарстанда 6279 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Бөтен чорда 5128 кеше савыккан, шул исәптән 44 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 4852 яңа очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә авыруның 956 мең 749 очрагы расланган. 770 мең 639 кеше савыккан, 16 мең 383 кеше үлгән.

2020-08-23T11:38:41+0300