В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
COVID-19 белән авыруның барлык яңа очраклары контактлы.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель). Татарстанда 34 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән, барысы да контактлы. 9 кеше хастаханәгә озатылган, 25 кеше өйләрендә дәвалана.
15 кеше – Казанда, 8 кеше – Яр Чаллыда, икешәр кеше – Азнакай, Бөгелмә, Минзәлә һәм Питрәч районнарында, берәр кеше Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Лениногорск районнарында яши.
11-нче апрельгә Татарстанда 19 мең 802 COVID-19 авыруы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 16 мең 928 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 13 кеше – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, Россиядә тәүлеккә короновирус белән авыруның 8702 яңа очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 4 млн 641 мең 390 кеше авырган, 4 млн 265 мең 509 кеше сәламәтләнгән, 102 мең 986 кеше үлгән.