Бер тәүлек эчендә Татарстанда СОVID-19 белән авырган 28 кеше сәламәтләнде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 2 кеше бар, 8 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәр, 6 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 6 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 2 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.
14 кеше - Казанда, 3 кеше - Буа районында, икешәр кеше - Кама Тамагы һәм Питрәч районнарында, берәр кеше - Аксубай, Биектау, Лаеш һәм Лениногорск районнарында яши.
Барлыгы 6-нчы октябрьгә Татарстанда COVID-19 авыруының 7389 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Бөтен чорда 6298 кеше савыкты, шул исәптән 28 кеше - узган тәүлектә. 81 кеше үлде.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 11 мең 615 яңа очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 1 млн 237 мең 504 кеше авырган, 988 мең 576 кеше сәламәтләнгән, 21 мең 663 кеше үлгән.