Тәүлек эчендә Татарстанның 22,3 мең кешесе COVID-19га каршы вакцина ясаткан.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче ноябрь). Татарстанда COVID-19 авыруының 188 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 5-се читтән кайтучыларда, калганнары – контактлы. 25 кеше хастаханәгә озатылган, 163 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында – Казанда яшәүче 126 кеше, 17 кеше – Чаллыдан, 7-шәр кеше – Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарыннан, 5-әр кеше – Зәй һәм Тукай районнарыннан, 4 кеше – Алабуга районыннан, 3-әр кеше – Әлки һәм Лаеш районнарыннан, 2-шәр кеше – Апас, Лениногорск һәм Тәтеш районнарыннан, бер кеше – Аксубай, Биектау һәм Чирмешән районнарыннан.
4-нче ноябрьгә Татарстанда 31 мең 514 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 25 мең 771 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 147 кеше – узган тәүлектә. Барлыгы 1 млн 652 мең 23 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 22 мең 320 кеше), шулардан 1 млн 73 мең 546 кеше икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 40 мең 217 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 8 млн 673 мең 860 кеше авырган, 7 млн 477 мең 366 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.