Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.03.2019, 14:15

"Свейның" Четаев урамындагы тагын бер проблемалы объектында эшләр финишка якынлашты

Алданган өлешчеләрнең дүртенче йорты март уртасында Дәүләт төзелешен күзәтчелек хезмәтенең йомгаклау тикшерүен узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). Март урталарында ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең "Свейның" Четаев урамындагы проблемалы дүртенче йортын тикшерү планлаштырыла, шуннан соң төзелеш объекты яшәргә яраклылык турында бәяләмә ала алачак. Параллель рәвештә Чистай урамындагы проблемалы йортта эшләр дәвам итә, анда төзүче булып "Маг-Строй" чыккан иде. Хәзерге вакытта объектта 120 кеше эшли, ә эшләр графиктан алда бара. Эшләр барышын бүген атна саен үткәрелә торган күчмә киңәшмәдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов тикшерде.

Дәүләт төзелешен күзәтчелек инспекциясе кисәтүләрен 15 мартка бетерәчәкләр

Четаев урамындагы 130 фатирга исәпләнгән дүртенче йортта эшләр 99% үтәлгән, дип хәбәр итте бүген киңәшмәдә "Бриз" ҖЧҖ директоры Андрей Беляков. Аның сүзләренчә, салкын һава шартларында башкарып булмый торган кайбер штрихлар калды, дип сөйләде.

Бүген киңәшмәдә катнашучылар шулай ук йортны да карап чыктылар. Эшчеләр бу вакытта су хисап җайланмаларын урнаштыралар иде. А.Нигъмәтҗанов билгеләп үткәнчә, шул рәвешле яңа йортларга куела торган таләпләр үтәләчәк.

Объектта инде Дәүләт төзелешен күзәтчелек инспекциясе белгечләре булган, алар берничә кечкенә җитешсезлек очрагын ачыклаган, аларның барысы да 15 мартка кадәр бетереләчәк. "15-е йомгаклау тикшерүе үткәреләчәк, уңай нәтиҗә булыр дип уйлыйм", – диде Андрей Беляков.

"Свей" фирмасыннан төзүчеләрне гаҗәпләндергән "начар" мәсьәләләр калды, без аларны бетерергә мәҗбүр", – дип аңлатты соңыннан өлешчеләргә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары. Өлешчеләр, үз чиратында, фатирларын кайчан карый алулары белән янә кызыксындылар. Азат Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, 20 марттан соң, "Бриз" өлешчеләр өчен көн билгеләячәк һәм алар фатирларын карый алачак.

Исегезгә төшерәбез, йортны кышкы вариантта төзекләндерү белән, аерым алганда асфальтның икенче катыннан башка, файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу эшләр һава җылынганнан соң ук башкарылачак.

68-нче кварталда эшләр графиктан алда бара

Киңәшмәдә катнашучылар караган икенче объект Чистай урамындагы 68-нче кварталдагы йорт булды. Биредә шулай ук Дәүләт төзелеше күзәтчелек инспекциясе инспекторлары булган, подрядчы булып торган "Бризга" кайбер җитешсезлекләр күрсәткәннәр.

Объектта бүген 120 кеше эшли. Йортның беренче блогында эчке эшләр 85% башкарылган. "5 марттан без икенче блок фасадына тулысынча чыктык", - дип хәбәр итте Андрей Беляков. Азат Нигъмәтҗанов Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе, арбитраж идарәчесе һәм Дәүләт төзелешен күзәтчелек инспекөиясе вәкилләре катнашында демонтажны бетерергә тәкъдим итте. "Соңыннан барысы да яхшы булсын өчен, сораулар тумасын иде. "Йортны төзүче тапшырырга теләгән кыяфәттә тапшырсак, тәртипсезлек булыр иде", - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.

Моннан тыш, икенче блокта лифтларны җибәрү-көйләү эшләре бара, бер атнадан аларның берсе инде эшләтеп җибәреләчәк, беренче блокта лифтлар инде эшли.

Киңәшмәдә катнашучылар суүткәргеч челтәрләрен урнаштыру һәм аларны тоташтыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. "Проектлаучылар проектны эшкәртте, "Водоканалга" раслауга җибәрде", – дип сөйләде Андрей Беляков. "Водоканал" вәкиле хәбәр иткәнчә, киләсе атна башында проект расланачак. Шуннан соң "Бриз" аны алга таба раслау өчен инженерлык бүлегенә тапшыра.

Очрашуга килгән өлешчеләр якындагы территорияне төзекләндерү белән кызыксындылар, аерым алганда, Лилия Миңнегалиева балалар мәйданчыгы турында сорау бирде, ә Павел Тобольский парковка турында кызыксынды. Төзекләндерү проекты әзерләнгән икән. Азат Нигъмәтҗанов проектлаучыларга бүген архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә документларны раслау өчен тапшырырга кушты. Шуннан соң гына проект өлешчеләргә тәкъдим ителәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, йорт яны территориясе зур түгел, балалар мәйданчыгы һәм парковка урыннары белән мәсьәлә актуаль. "Караячакбыз. Бу элеккеге төзүченең фирмалы имзасы. Достоевский урамын алыгыз (57-нче йорт – мөхәррир иск.) – шулай ук”, - дип билгеләп үтте Азат Нигъмәтҗанов.

Азат Нигъмәтҗанов билгеләп үткәнчә, объектта эшләр графиктан алда бара. "120 кеше – зур көч. Хәзер кешеләр төзелешкә болай гына йөрми, димәк, алар яхшы хезмәт хакы ала. Ә мондый хезмәт хакын түләү өчен аларга эш фронтын тәэмин итәргә кирәк", - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.

Эшлекле киңәшмәдә шулай ук Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин, Өлешчеләргә ярдәм фонды башкарма директоры Иван Новиков, челтәр оешмалары һәм шәһәр хезмәтләре вәкилләре катнашты.

Фоторепортаж
Четаев һәм Чистай урамнарындагы проблемалы йортларның өлешчеләре белән очрашу, 06.03.2019
Видеорепортаж
06.03.2019 11:39
Четаев һәм Чистай урамнарындагы проблемалы йортларның өлешчеләре белән очрашу, 06.03.2019
Барлык яңалыклар