Балалар җиңел атлетика буенча ярышларда беренчелекне яуладылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июль). Бу көннәрдә Уфада уза торган Халыкара балалар уеннарында Казан спортчылары 2 алтын медаль яулады. Балалар җиңел атлетика буенча ярышларда беренчелекне яуладылар.
Озынлыкка сикерүдә Казаннан Рафаэль Мөхәммәтҗанов җиңде, ә 400 метрга дистанцияне ТР җыелма командасы вәкиле Динә Дамирова барыннан да тизрәк узды.
Башка дисциплиналарда - ирекле стиль белән 200 метр дистанциягә йөзү буенча өченче урынны Казаннан Ксения Беляева яулады, ә егетләр арасында әлеге дистанциядә казанлы Артем Вяткин «бронза»га ия булды.
Баттерфляй белән йөзүдә Татарстан Республикасы башкаласыннан Данил Боронин бронза медаль алды. Шулай ук Казан егетләре командасы дзюдо буенча ярышларда «көмеш» һәм фехтовкалау буенча «бронза» яулады.
Исегезгә төшерәбез, турнир Уфада 14-нче июльгә кадәр уза. Ярышларга барлыгы 12-15 яшьлек 1,5 меңнән артык бала, шулай ук 4 мең кунак һәм спортчыларны озатып йөрүче гаилә җыелды. Бөтен дөньядан балалар спортның тугыз төре буенча ярыша. Ярышларда Казан җыелма командасын 17 спортчы һәм 7 тренер тәкъдим итә. Балалар дзюдо, йөзү, кыя тауга менү, җиңел атлетика һәм фехтовкалау буенча ярышачаклар.