Барлыгы Татарстанда СОVID-19 авыруының 113 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
17-нче гыйнварга Татарстанда COVID-19 авыруының 44 мең 411 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 37 мең 658 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 19ы – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада барлыгы 2 млн 321 мең 570 кеше вакцина ясаткан (тәүлек эчендәге үсеш - 2485), шуларның 1 млн 870 мең 126сы икенче прививка кадаткан. 154 мең 771 кеше икенче вакцинаны ясаткан.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 30 мең 726 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 10 млн 834 мең 260 кеше авырган, 9 млн 878 мең 371 кеше савыккан.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.