Россиядә бер тәүлек эчендә COVID-19 белән авыруның 27,5 меңнән артык яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Авыручылар арасында өч балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 8 кеше, 29 кеше – 30 дан 50 яшькә кадәр, 13 кеше – 50 дән 60 яшькә кадәр, 16 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 6 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 8 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
64 кеше – Казанда, өчәр кеше – Яр Чаллыда, Буа, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында, икешәр кеше – Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында, берәр кеше – Балтач, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында яши.
27-нче ноябрьгә Татарстанда 10 мең 83 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 8820 кеше савыкты, шул исәптән 77 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 27 мең 543 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 2 млн 215 мең 533 кеше авырган, 1 млн 712 мең 174 кеше сәламәтләнгән, 38 мең 558 кеше үлгән.