Барлыгы Татарстанда СОVID-19 авыруының 102 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче гыйнвар). Татарстанда COVID-19 авыруының 102 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән 60 очрак – Казанда. 47 кеше хастаханәгә озатылган, 55 кеше өйдә дәвалана.
12-нче гыйнварга Татарстанда COVID-19 авыруының 43 мең 851 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 37 мең 224 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 134 очрак – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 17 мең 946 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 10 млн 702 мең 150 кеше авырган, 9 млн 758 мең 364 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.