В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада тәүлеккә СОVID-19 белән авыруның 804 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче март). Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 804 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән 250 очрак – Казанда. Шулардан 78 кеше хастаханәгә озатылган. «Коронавирус» диагнозы 155 бала һәм яшүсмердә расланган.
8 нче мартка Татарстанда 127 мең 268 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 100 мең 615 кеше савыкты, шул исәптән 755 е – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 66 мең 576 авыру теркәлгән. Барлыгы илдә 17 млн 81 мең 394 очрак ачыкланган, 14 млн 802 мең 351 кеше сәламәтләнгән.
Коронавирустан прививканы сырхауханәләрдә генә түгел, вакцинацияләүнең мобиль пунктларында да ясарга була. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан, адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында урнаштырылган.