Биналарның гомуми мәйданы 1213,9 кв.м.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы август, Ксения Швецова). 2020-2022 елларга Казан муниципаль милкен хосусыйлаштыру программасына гомуми мәйданы 1213,9 кв.м булган тагын 16 объект кертелде. Бүген дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының VIII сессиясендә депутатлар шундый карар кабул итте, ул Ратушада Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә узды.
Үзгәрешләр муниципаль милек структурасын оптимальләштерү, шәһәр бюджетының керем өлешен тулыландыру максатларында кертелә, дип билгеләп үтте Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов.
«Гамәлдәге фаразлау планы хосусыйлаштырылырга тиешле 213 объектны үз эченә ала. Бу исемлек 16 объект белән тулылана. Моннан тыш, Казан муниципаль берәмлегенең устав капиталында өлеше булган хуҗалык җәмгыятьләре исемлеге тулыландырыла, ФИФА чаралары кысаларында җәлеп ителгән, хосусыйлаштырылырга тиешле күчемсез милек исемлегенә өстәмәләр кертелә», – дип хәбәр итте Р.Галәветдинов.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру бюджеттан өстәмә акчалар таләп итми, дип ассызыклады спикер.
Депутатлар карар проектын хуплады һәм кертелә торган үзгәрешләрне раслады.
Исегезгә төшерәбез, 2020-2022 елларга хосусыйлаштыру планына өстәмә рәвештә гомуми мәйданы 2332,9 кв.м булган 15 объект кертелгән иде.