Биналарның гомуми мәйданы 2332,9 кв. м тәшкил итә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель, Ксения Швецова). 2020-2022 елларга Казанның муниципаль милкен хосусыйлаштыру программасына гомуми мәйданы 2332,9 кв.м булган тагын 15 объект кертелде. Бүген дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының VI сессиясендә депутатлар шундый карар кабул итте, ул Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә шәһәр Башкарма комитетында узды.
Үзгәрешләр муниципаль милек структурасын оптимальләштерү, шәһәр бюджетының керем өлешен тулыландыру максатларында кертелә, дип билгеләп үтте Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов.
«Хосусыйлаштыруның фараз планына 1559,4 кв. м мәйданлы беренче кат, 773,5 кв. м мәйданлы цоколь катлары һәм подваллар да кертелә», – дип хәбәр итте Р.Галәветдинов.
Моннан тыш, документта хосусыйлаштырылырга тиешле күчемле мөлкәт исемлеге өстәлгән, ул элек WorldSkills 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты вакытында файдаланылган һәм республика милкеннән муниципаль милеккә тапшырылган, дип өстәде спикер.
«Әлеге проектны гамәлгә ашыру бюджеттан өстәмә акчалар таләп итми», – дип ассызыклады Р.Галәветдинов.
Депутатлар карар проектын хуплады һәм кертелә торган үзгәрешләрне раслады.
Исегезгә төшерәбез, 2020-2022 елларга хосусыйлаштыру планына өстәмә рәвештә гомуми мәйданы 3844 кв.м булган 14 объект кертелгән иде.