Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.02.2022, 12:14

Узган тәүлектә тагы 1298 казанлы COVID-19 йоктырган

Республикада коронавирус инфекциясе 2729 кешедә расланган.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче февраль). Татарстанда COVID-19 авыруының 2729 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән 1298 очрак – Казанда. 198 татарстанлы хастаханәгә озатылган, калганнары өйдә дәвалана. Инфекция шулай ук 312 балада расланган.

23 нче февральгә Татарстанда COVID-19 авыруының 103 мең 424 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 69 мең 981 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 4222 се – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Республикада барлыгы 2 млн 457 мең 671 кеше вакцинация ясаткан (тәүлек эчендәге үсеш – 1873 кеше), шулардан 1 млн 925 мең 600 кеше икенче прививка алган. 240 мең 815 татарстанлы вакцинацияне кабат ясаткан.

Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 135 мең 172 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 15 млн 657 мең 928 очрак ачыкланган, 12 млн 657 мең 25 кеше сәламәтләнгән.

Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.
Барлык яңалыклар