COVID-19 дан прививканы поликлиникаларда һәм мобиль вакцинация пунктларында ясатырга мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче февраль). Татарстанда тәүлеккә COVID-19 белән авыруның 3159 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән 1132 очрак – Казанда. Шуларның 293 е хастаханәгә озатылган. Диагноз 359 балигъ булмаган балада расланган.
21 нче февральгә Татарстанда коронавирус белән авыруның 97 мең 744 очрагы теркәлгән. Пандемия башыннан 62 мең 179 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән узган тәүлектә – 829 кеше, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 152 мең 337 очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 15 млн 522 мең 756 очрак ачыкланган, 12 млн 492 мең 732 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, COVID-19 дан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Адреслары һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.