В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Биналарның гомуми мәйданы 3652,2 кв. м тәшкил итә.
Фото: Денис Гордийко
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов сөйләп үткәнчә, бу ел ахырына кадәр гомуми мәйданы 3610 кв. м булган территория белән гомуми мәйданы 2214,9 кв. м булган 2 бина (Музыкальная ур., 5 адресы буенча), мәйданы 115,3 кв. м булган 2 подвал, беренче катларда урнашкан 840 кв. м мәйданлы 5 бина һәм икенче каттагы 481 кв. м мәйданлы 2 бина хосусыйлаштырылырга тиеш.
Моннан тыш, хосусыйлаштыруның фаразланган планыннан ике объектны төшереп калдырырга карар кылынган – Воровский урамы, 25 адресы буенча 841 кв. м мәйданлы бина (анда шәһәр коворкингын урнаштырырга ниятлиләр), шулай ук Себер тракты, 3 нче йортта урнашкан 46 кв. м мәйданлы бина.
Үзгәрешләр муниципаль милек структурасын оптимальләштерү, шәһәр бюджетының керем өлешен тулыландыру өчен кертелә, дип билгеләп үтте Ренат Галәветдинов.
«Гамәлдәге прогноз планы хосусыйлаштырылырга тиешле 229 объектны үз эченә ала. Бу исемлек 11 объект белән тулыландырыла, 2 объект төшереп калдырыла», – диде Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе.
Әлеге проектны тормышка ашыру бюджеттан өстәмә акча таләп итми, дип ассызыклады спикер.
Депутатлар карар проектын хупладылар һәм кертелә торган үзгәрешләрне расладылар.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр 2020-2022 елларга хосусыйлаштыруның фараз планына өстәмә рәвештә гомуми мәйданы 1213,9 кв. м булган 16 объект кертелгән иде.