Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.09.2023, 09:28

Энергияле Стрелка, шаян Альф һәм назлы Дася – «Лапа дружбы»да Казан приютыннан этләрне күрсәтәчәкләр

Соңгы җәйге акция бүген Горки-Әмәт урманында узачак

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы сентябрь). Бүген Горки-Әмәт урманында «Лапа дружбы» дигән йомгаклау хәйрия акциясе узачак. Анда шәһәр приютыннан этләр күрсәтеләчәк – ошаткан йорт хайваннарын өйгә алып китәргә мөмкин булачак. Акция 12:00 сәгатьтә башланачак.

Әйтик, казанлылар 1,5 яшьлек Дася белән таныша алачак. Ул балаларны бик ярата, ә кеше белән очрашканда һәрвакыт эмоциональ реакция күрсәтә. Калган вакытта Дася тыныч һәм назлы йорт хайваны. Күп аралаша да ала.

Бер яшьлек Стрелка да беркемне дә битараф калдырмаячак – назлы һәм нәзәкатьле эт, игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ. Ул энергияле һәм позитив, бик назлы һәм башка йорт хайваннары белән яхшы мөнәсәбәттә.

Биш яшьлек Альф урада йөрүне һәм уенчыкларны ярата. Яше булуга карамастан, ул актив һәм шаян. Башка хайваннар белән сайлап кына дуслаша, әмма агрессия күрсәтми. Альф тырнакларын кисүне һәм яратканны өнәп бетерми. Ул бик аралашучан.

Акция үзе 12:00 сәгатьтә этләр йөрү мәйданчыгында башланачак. Чарада ветеринария табиблары белән киңәшләшергә, лекцияләр тыңларга, «Яшь ветеринария» интерактив зонасында мастер-класста катнашырга, хәйрия ярминкәсендә йорт хайваннары өчен товарлар һәм тәм-томнар сатып алырга мөмкин булачак.

Акциянең партнерлары йорт хайваннарын өйләренә алып кайтачак казанлылар өчен старт комплектлары әзерләделәр.

Лекцияләр расписаниесе:

14:00 – ветеринария табибы Алиса Гаеваның «Сәламәтлекнең 10 адымы: эт авыруларын тумыштан алып бәхетле картлыкка кадәр профилактикалау» лекциясе;

15:00 – ветеринария табибы, зоопсихолог, кинолог, этләр һәм мәчеләр тәртибе буенча белгеч Люция Фәйзинең «Этләр нәрсә турында сөйли» лекциясе;

16:00 – кинолог, этләр тәртибе буенча белгеч Мария Титованың «Эт белән уңайлы һәм озын тормышка 10 адым» лекциясе.

Шулай ук «Яхшылык өстәле» дә эшләячәк. Теләге булган һәркем шәһәр приютына азык, пеленкалар, мискиләр һәм наполнительләр бүләк итә алачак.

Этләрне килешү буенча тапшырачаклар, шуңа күрә үзең белән паспорт алырга кирәк, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Барлык яңалыклар