Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.11.2021, 11:10

Эмоциональ интеллект, финанс белеме һәм инвестицияләр – Казанда эшмәкәрлек вәкилләре өчен мастер-класслар уза

Түләүсез тренинглар Бөтендөнья эшмәкәрлек атналыгы – 2021 кысаларында оештырылды.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь). Казанда Бөтендөнья эшмәкәрлек атналыгы – 2021 кысаларында бизнес-бергәлек вәкилләре өчен бушлай белем бирү мастер-класслары уздырыла. Эшмәкәрләрне сүз остасы сәнгатенә, финанс белеменә һәм башка файдалы күнекмәләргә танылган экспертлар өйрәтә.

Мастер-класслар циклы бүген старт алды һәм 11-нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул ТР эшмәкәрлекне яклау фонды тарафыннан оештырылган һәм Эшмәкәр йортында Петербург урамы, 28 адресы буенча уздырыла. Катнашу өчен теркәлү узарга кирәк. Урыннар саны чикләнгән, һәм чарага эләгә алмаган кешеләр өчен дә фондның YouTube-каналында трансляцияләр алып барылачак.

Сүз остасы сәнгате нигезләренә бүген казанлыларны сөйләмне һәм ачык чыгышларны үстерү буенча тренер Тимур Джумабаев өйрәтә. Иртәгә, 9-нчы ноябрь көнне, 10:00 сәгатьтә «Эмоциональ интеллект» темасына мастер-класс узачак. Аны мәгариф программаларының бизнес-тренеры һәм методологы Иван Молчанов үткәрәчәк.

«Финанс грамоталылыгы» темасына очрашу 10-нчы ноябрь көнне 13:00 сәгатьтә оештырылачак. Казанлылар алдында гамәлдә булган инвестицион юрист Ленар Рахманов чыгыш ясаячак. 11-нче ноябрь көнне 14:00 сәгатьтә инвестиция проектлары һәм инновацияләр белән эшләү буенча белгеч Сәйяр Сабиров инвестиция мәйданчыкларында эшләү турында сөйләячәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар