В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Моңа кадәр ул учреждение директоры урынбасары вазифасын башкарган
Казан командасы фотосы
Эмиль Хөснетдинов Казанның шәһәр трансформациясе үзәге җитәкчесе итеп билгеләнде. Моңа кадәр ул учреждение директоры урынбасары вазифасын башкарган. Яңа җитәкчене бүген аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Илсур Метшин тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы башкаласы башлыгы билгеләп үткәнчә, күптән түгел генә барлыкка килгән учреждение шәһәр мохитен һәм хезмәтләрне цифрлаштыруда, шулай ук Казанны заманча, технологик яктан алга киткән шәһәр итә торган инновацияле чишелешләрне гамәлгә кертүдә төп роль уйнарга тиеш.
«Эмиль Илдар улы – безнең команда өчен яңа кеше түгел. Ул моңа кадәр үзәк җитәкчесе урынбасары булып эшләде, эчке процесслар һәм залда утыручы җитәкчеләр белән яхшы таныш. Без үзәккә шәһәр системаларының нәтиҗәлелеген арттыру буенча зур бурычлар куябыз. Без шактый көчле базага ия: республика җитәкчелеге ярдәмендә цифрлы технологияләр өлкәсендә компетенцияләр тупланган уникаль ИТ-парк бар», - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Ул билгеләп үткәнчә, яңа җитәкчегә шәһәр үзәген, чын мәгънәсендә, цифрлы трансформация хабына әйләндерү бурычы куела. Моның нигезендә барлык Казан компанияләре, оешмалары, югары уку йортлары һәм мәктәпләре бергә берләшеп эшли алачак. Сүз технологияләр, карарлар алмашу һәм проектларны бергәләп гамәлгә ашыру турында бара.
«Цифрлы алымнарның шәһәр тормышының барлык өлкәләренә: транспорт, торак-коммуналь хуҗалыгы белән идарә итүдән башлап иҗтимагый киңлекләрне һәм мәгариф системасын карап тоту юнәлешенә дә үтеп керүе мөһим. Без нәкъ менә шундый инновацияле карарлар көтәбез», - диде Казан мэры.
Аның сүзләренчә, шәһәргә Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы белән хезмәттәшлек итеп, инициативаларга ярдәм итү мөмкинлеге булган тәҗрибәле профессионаллар берләшмәсе белән элемтәләрне үстерергә кирәк.
«Эмиль Илдар улы мондый бурычларны үти алыр дип ышанам. Командага яшь, уңышка ирешүгә эчке омтылышы булган һәм үз һөнәренә тугрылыклы белгечләрне җыярга кирәк. Алар залда утыручы җитәкчеләр белән бергә безнең халык файдасына шәһәрне яхшы якка үзгәртә торган карарлар белән тулыландырачак», - дип сүзен йомгаклады Илсур Метшин.