В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җәмәгать киңлеге территориясендә шугалак эшләячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче декабрь). 25 нче декабрьдә ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында беренче тапкыр чыршы шәһәрчеге ачыла.
16:00 сәгатьтә җәмәгать киңлеге территориясендә шугалак эшли башлый. Прокат пунктында өлкәннәргә һәм балаларга 150 пар тимераяк әзерләнгән. Үз тимераякларың белән шуу бушлай булачак.
17:00 сәгатьтә бәйрәм программасы башлана. Традиция буенча чыршы шәһәрчеген Кыш Бабай һәм Кар Кызы ачачак, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, яңа ел каникулларында Казан халкы һәм кунаклары өчен 19 җәмәгать киңлегендә 111 бушлай чара оештырылачак. Бәйрәм программасы гыйнвар уртасына кадәр дәвам итәчәк.