Татарстан башкаласында чыршы базарлары ачылды. Шәһәр халкы ылыслы агачларны 20 урында сатып алырга мөмкин.
Сәүдә 31 декабрьгә кадәр оештырыла, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитетында.
Мәйданчыклар түбәндәге адреслар буенча урнашкан.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
Академик Павлов ур., 1
Ямашев пр., 92а
Адоратский ур., 21, 33 а
Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселеше
Вахитов һәм Идел буе районнары
Җиңү пр., 56
Р.Зорге ур., 57, 68, 70, 77
Х.Мәүлетов ур., 17
В.Кулагин ур., 6
Ю.Фучик ур., 49, 105 в
Б.Шаһиди ур., 24
Чехов ур., 3/7
Киров һәм Мәскәү районнары
Декабристлар ур., 114
Краснококшайск ур., 150/2
Совет районы
Липатов ур., 7
Зәкиев ур., 12
Фучик һәм Ломжинская урамнары киселеше
Яңа елдан соң казанлылар агачларны эшкәртүгә тапшыра алачак. Акция турында мәгълүмат соңрак барлыкка киләчәк.