ТР Президенты федераль хәйрия акциясендә катнашты.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нчы декабрь). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» федераль хәйрия акциясенә кушылды. Балаларның хыяллары белән бизәлгән агач ТР Дәүләт Советында урнаштырылган, анда бүген Татарстан парламенты утырышы уза. Республика башлыгы өч карточка сайлады, шуларның икесе – Казан балаларыннан.
9 яшьлек Олег төзелеш темасы белән мавыга һәм пеноблоклар җитештерү буенча заводта булып кайтырга хыяллана, ә 15 яшьлек Екатерина ноутбукка мохтаҗ. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Чаллыдан 10 яшьлек Камилнең хыялын чынга ашырачак, ул үзен танкист ролендә сынап карарга тели.
Акциягә шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин кушылды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Казанда «Кыш Бабайга хат» шәһәр хәйрия акциясе уза. Күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, социаль куркыныч хәлдә калган, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар, шулай ук социаль учреждениеләрдә 3 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге тәрбияләнүчеләрнең теләкләре белән бизәлгән чыршылар шәһәр Башкарма комитетында, район администрацияләрендә, «Ак Барс»ның үз бозында узган матч көннәрендә «Татнефть Арена»да урнаштырылган. Шулай ук тәбрикләмәне Instagram битендә сайларга мөмкин. Акциягә Илсур Метшин да кушылды.
Танылган хәйрия фондлары шулай ук Татарстанда бәйрәм акцияләре уздыра. Теләге булган һәркем Казан хосписына, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балаларга, Балалар республика хастаханәсе һәм Юдино бистәсендәге Балалар туберкулез шифаханәсе пациентларына ярдәм итә ала. Тулы исемлек, аларны уздыру сроклары һәм шартлары KZN.RU порталындагы материалда күрсәтелгән.