В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аның сүзләренә караганда, Казан киләчәктә чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионатын кабул итәргә мөмкин
Фото: Россия чаңгы узышлары федерациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче гыйнвар). Казан киләчәктә чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионатын кабул итәргә мөмкин. Мондый фикерне Россиянең Чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе белдерде.
Кичә Татарстан Республикасы башкаласында чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының Альфа-Банк V этабы тәмамланды.
«Беренче коймак төерсез булды, кичәге салкын һава торышына карамастан, жюри курыкмады, спортчылар стартка чыкты. Камил әзерләнгән трасса, бик яхшы комплекс, һәм без монда һичшиксез тагын киләчәкбез. Без шундый чаңгы үзәге барлыкка килүенә чиксез рәхмәтле», - диде Елена Вяльбе журналистларга.