В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Коронавирус инфекциясе пандемиясе «Офыкларны киңәйт» проекты эшенә төзәтмәләр кертте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль, Алинә Бережная). Авыр холыклы яшүсмерләргә ярдәм итү буенча «Офыкларны киңәйт» Казан проекты әкренләп үзизоляция режимыннан чыга - балалар белән күзгә-күз очрашулар яңартыла, шулай ук планнарда экскурсия программаларын оештыру бар. Бу катлаулы пандемия айларында проектның ничек яшәве һәм балаларның һәм остазларның аралашуы ничек үзгәрүе турында KZN.RU порталы укучыларына «Ышаныч» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең яшьләр сәясәте буенча директоры Елена Овчинникова сөйләде.
Коронавирус инфекциясе пандемиясе «Офыкларны киңәйт» проекты эшенә төзәтмәләр кертте - апрельдән психологлар һәм остазларның авыр яшүсмерләр белән очрашулары интернет-киңлеккә күчте. Видеоконференцияләр атна саен Zoom платформасында үткәрелде. «Балалар белән дистанцион рәвештә аралашу - бөтенләй аралашмауга караганда яхшырак, - дип ассызыклады Елена Овчинникова. - Безнең тәрбияләнүчеләрнең үз-үзләрен тотышында аерым үзенчәлекләр бар, шуңа күрә безгә алар белән эмоциональ контактны саклап калу мөһим иде. Онлайн-очрашуларны офлайн консультацияләр алыштырды, һәм без нәтиҗәдән канәгать - тәрбияләнүчеләр ныграк ачылды, аларның иҗади сәләтләре ачыкланды». Проектның 150 катнашучысыннан, интернет-очрашуларда яртысы катнашты, күбесенчә бу 16-18 яшьлек яшүсмерләр иде. «Балалар вакытны интернетта үткәрергә яраталар, шуңа күрә алар өчен бу формат кызыклы иде», - дип билгеләде Е.Овчинникова.
Чаралар программасы төрле булды - психолог белән очрашулар иҗади флешмоблар һәм акцияләр белән чиратлашты. Мәсәлән, Балаларны яклау көненә, Соңгы кыңгырауга, БДИ тапшыруга багышланган берничә чара оештырылды. «Без яшүсмерләргә стрессны җиңәргә, тынычланырга һәм үзләрен танып белергә ярдәм иттек. Психолог белән очрашуларның берсе темпераментка багышланган иде. Яшүсмерләр үз темпераментларын өйрәнделәр, төрле тестлар үттеләр. Бу тема аларда зур кызыксыну уятты», - дип сөйләде Е.Овчинникова. Шулай ук балалар психолог белән киләчәк тормыш, профориентация турында да сөйләштеләр. «Безнең тәрбия астындагы балалар гадәти балалар кебек үк, шундый ук проблемалар һәм куркулар белән очрашалар, аларга аерым якын килү кирәк», - дип ассызыклады Е.Овчинникова.
18-нче июньнән яшүсмерләр белән офлайн очрашулар башланды. Дәресләр индивидуаль уза, әмма интернет-аралашу да элеккечә актуаль.
Республикада чикләүләр бетерелү белән бергә, проект чаралар программасын киңәйтә, аерым алганда, 28-нче июльдә балаларның Чистайга экскурсиясе, Казандагы Арбузов музеенда булу, шулай ук «Оргсинтез» заводы эшчәнлеге белән танышу планлаштырыла. «Күңел ачу чаралары - проект программасының аерылгысыз өлеше, балалар үз белемнәрен киңәйтергә, бер үк вакытта ял итәргә һәм яңа белемнәр тупларга тиеш», - дип билгеләде Е.Овчинникова.
Хәзер проектта авыр тормыш вәзгыятенә эләккән 150 бала җәлеп ителгән, аларның социальләшү һәм җайлашу курсы 30-нчы сентябрьдә тәмамланачак, әмма проектны 30-нчы ноябрьгә кадәр озайту мөмкинлеге карала. «Бу санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле. Үзизоляция режимы аркасында планнан төшеп калган чаралар калды, ләкин моңардан балалар газап чигәргә тиеш түгел, шуңа күрә без язын планлаштырылган барлык вакыйгаларны тормышка ашырырга телибез», - дип аңлатты безнең әңгәмәдәшебез.
Проектка яңа катнашучыларны туплау быел планлаштырылмый. «Офыкларны киңәйт» проекты авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондының инновацион социаль проектлары конкурсы кысаларында алынган грант чаралары хисабына гамәлгә ашырыла. «Без яңа грант алуга гариза бирәчәкбез. Отсак, һичшиксез, эшчәнлегебезне дәвам итәрбез. Проектны тәмамлаучылар белән аралашуны туктатмыйбыз - алар белән алга таба да очрашуыбызны, аларның тормышында катнашуны дәвам итәбез», - диде Е.Овчинникова.