Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.02.2024, 16:51

Электрогитара, күпертелә торган бассейн һәм асылмалы кресло: «Нәфис» хәйрия фонды Татарстан һәм Лисичанскидан 10 баланың хыялын тормышка ашырды

Балалар «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында бүләкләр алдылар

Фото: «Нәфис» хәйрия фонды

«Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында инвалид балалар, шулай ук күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән булган балалар «Нәфис» хәйрия фондыннан бүләкләр алдылар. Татарстан шәһәр-районнарына һәм Лисичанскига смартфон, электрогитара, швед стенкасы, күпертелә торган бассейн һәм асылмалы кресло тапшырылган.

Бүләкләрне 10 бала, шул исәптән биш яшь казанлы алды. Сигез яшьлек Рәүф планшет турында хыялланган. Бүләк ярдәмендә ул хәзер музыка һәм әкиятләр тыңлый, файдалы видеолар карый һәм дуслары белән аралаша ала. Биш яшьлек Булатка – снегокат, ә дүрт яшьлек Артемга күпертелә торган бассейн тапшырылды.

Акциядә тагын бер катнашучы Мөслимә Хаджимамедова булды – ул тумыштан урын өстендә ята. Гаиләгә яшүсмерне карауны җиңеләйтә торган асылмалы кресло бүләк иттеләр. Мөслимәнең кече сеңлесе – Әмирә – акыллы колонка алган.

Моннан тыш, унбер яшьлек Юлия өчен бүләкне Лисичанскига җибәргәннәр. Кыз җырларга һәм рәсем ясарга ярата, шуңа күрә Яңа ел алдыннан ноутбук сораган. Аның хыялын фонд декабрьдә тормышка ашырган.

Исегезгә төшерәбез, «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе 2018 елдан бирле үткәрелә. Ул авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Акция кысаларында 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар Яңа елга бүләкләр ала. Акция ноябрь уртасыннан февраль ахырына кадәр бара.

Барлык яңалыклар