В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа расписание 8 нче марттан гамәлдә булачак
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Казан – Шәмәрдән юнәлеше буенча хәрәкәт итүче 6436 нчы номерлы электричка җомга көннәрендә Казан – Кукмара маршруты буенча барачак. Поезд Казаннан 14:58 сәгатьтә китәчәк, ә соңгы станциягә 17:31 сәгатьтә барып җитәчәк.
Шәмәрдәннән Казанга баручы 6439 нчы номерлы күчмә состав җомга көннәрендә Кукмара – Казан юнәлеше буенча хәрәкәт итәчәк. Электричка 17:55 сәгатьтә китәчәк, ә ТР башкаласына 20:50 сәгатьтә килеп җитәчәк, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында, шәһәр яны пассажирлар компаниясе сайтында һәм +7(937)625-04-33 телефоны буенча (шалтыратулар тәүлек әйләнәсе кабул ителә) белергә мөмкин.