В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Элегрәк маршрут сезонлы булган һәм апрельдән октябрьгә кадәр генә билгеләнгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче февраль). 3 нче марттан Казан – Йошкар-Ола – Казан юнәлешендәге шәһәр яны поездлары, сезонга карамастан, ел әйләнәсе йөриячәк. Бу пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Казаннан Марий Эл башкаласына электричка җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 14:18 сәгатьтә китәчәк, Йошкар-Олага килү 17:45 сәгатьтә көтелә.
Кире юнәлештә состав шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә 7:43 сәгатьтә китәчәк. Татарстан башкаласына шәһәр яны поезды 11:07 сәгатьтә киләчәк.
Горький тимер юлы – «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, элегрәк Казан – Йошкар-Ола – Казан электричкалары сезонлы булган һәм апрельдән октябрьгә кадәр генә йөргән. Маршрутка ихтыяҗ булу сәбәпле, аны ел әйләнәсе йөри торган итеп ясарга карар кылынган.