В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шуңа бәйле рәвештә кайбер составларның хәрәкәт графигы үзгәрәчәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче июль). 8 нче июльдән Казан белән Зөя арасында шәһәр яны поездлары йөрү маршруты озайтыла. 6301 нче, 6306 нчы номерлы электричкалар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Төрлемә станциясенә кадәр барып кайтачак, шул ук вакытта соңгы составның расписаниесе үзгәрәчәк.
Шулай ук 6307 нче Казан – Зөя шәһәр яны поездының маршруты Албаба станциясенә кадәр озайтыла, ул көн саен йөриячәк. Шул ук юнәлеш буенча көн саен 6001 нче электричка йөри башлый.
Моннан тыш, 8 нче июльдән 6324 нче номерлы Паратск – Казан һәм 6309 нчы номерлы Казан – Зөя составларының хәрәкәт графигы үзгәрәчәк, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча, «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында һәм шәһәр яны пассажирлар компаниясе сайтында белергә мөмкин.