Юл вакытын 3 февральдән кыскартачаклар
Түбән Новгород – Казан төбәкара электр поезды өчен юл вакытын 3 февральдән кыскартачаклар. Состав ахыргы станциягә кадәр 5 сәгать 55 минут барачак. Бу әлеге маршрутны эшләтеп җибәрү вакытына караганда 25 минутка тизрәк, дип хәбәр иттеләр Горький тимер юлының Казан филиалы матбугат хезмәтендә.
Электричка көн саен йөрүен дәвам итәчәк. Түбән Новгородтан ул 05:10 һәм 16:08 сәгатьтә китәчәк, ә Татарстан башкаласына 11:05 һәм 22:03 сәгатьтә киләчәк. Казаннан поезд 05:25 һәм 15:54 сәгатьтә старт ала, Идел буе башкаласында ул 11:20 һәм 21:49 сәгатьтә булачак.
Юлда Арзамас-2, Перевозская, Сергач, Пильна, Княжиха, Шумерля, Вурнара, Канаш, Зөя һәм Яшел Үзән станцияләрендә тукталышлар каралган.
2024 елда Түбән Новгород – Казан электропоезды 400 мең пассажир ташыган, бу 2023 ел белән чагыштырганда 17% ка күбрәк.
2025 елның гыйнварында Горький тимер юлы әлеге маршрутта яңа буын электропоездын эшләтеп җибәрде. Состав салон эчендә һәм түбәдә видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган, баскычта түбән платформага чыгуны җиңеләйтә торган өстәмә күчмә баскыч бар. Вагоннар яңа эргономик креслолар, сыйдырышлы багаж киштәләре, велосипедлар кую урыннары, һаваны зарарсызландыручы климат системалары белән җиһазландырылган. Беренче һәм соңгы вагон тамбурларында аз хәрәкәтләнүче гражданнарны утырту һәм төшерү өчен махсус электр күтәргечләре каралган.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр яны поездлары расписаниесе буенча барлык мәгълүматны пассажирлар компания сайтында, тимер юл вокзалларындагы белешмә хезмәтендә, шәһәр яны билет кассаларында, шулай ук «Россия тимер юллары» ААҖ клиентларга ярдәм үзәгендә +7(800)775-00-00 телефоны буенча алырга мөмкин.