В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл вакыты 11 минутка кыскартылган
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Шул рәвешле, иртәнге поезд Казаннан Түбән Новгородка Казан станциясеннән 11 минутка соңрак китә. Казан – Түбән Новгород юнәлешендәге кичке составлар һәм Түбән Новгородтан Казанга баручы электричкалар соңгы станциягә 11 минутка алдан киләләр. Хәзер юл вакыты 5 сәгать 59 минут тәшкил итә (6 сәгать 10 минут урынына).
Казан – Канаш юнәлешендәге 6101 нче электричка яңа җәдвәл буенча ике минутка алданрак – 14:28 сәгатьтә китә, ә Канаш станциясенә 17:14 сәгатьтә килә (тугыз минутка алданрак).
Канаш – Казан юнәлешендәге 6102 нче номерлы поезд 7:55 сәгатьтә Канаш станциясеннән китә, Татарстан башкаласы станциясенә 10:39 сәгатьтә киләчәк (11 минутка алданрак), дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Барлык маршрутлар буенча тулы мәгълүматны сайтта, «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында һәм +7(937)625-04-33 (тәүлек әйләнәсе) телефоны буенча белергә мөмкин.