Шәһәр яны поездының килү вакыты 9 минутка кичектерелә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март). 2-нче марттан 6425-нче номерлы Кукмара – Казан шәһәр яны поезды җәдвәле үзгәрәчәк.
Кукмарадан китү вакыты элеккечә кала – 12.06, Вахитов станциясенә поезд яңа җәдвәл буенча – 14.57 сәгатьтә киләчәк. Соңгы Казан станциясендә пассажирлар элеккеге килү вакытыннан 9 минутка соңрак – 15.20 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Моннан тыш, техник сәбәпләр аркасында Кизнер – Нократ Аланы һәм Ижевск – Кизнер поездларының җәдвәлләре үзгәрәчәк, дип хәбәр итәләр «Содружество»АҖ-дә.