В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәбәбе – инфраструктураны модернизацияләү
Фото: Денис Гордийко
17 нче ноябрьдән 30 нчы ноябрьгә кадәр Казан – Кукмара юнәлешендәге 6240 нчы электричка Коркачык станциясенә кадәр гамәлдәге расписание буенча барачак.
Әмма үзгәрешләр түбәндәге тукталышларга да кагылачак: Арча станциясендә тукталыш 15 минутка арттырылган, ә Кукмарага килү вакыты 22 минутка – 9:16 га күчерелгән. Бу хакта «Содружество» АҖ хәбәр итә.
Барлык маршрутлар буенча тулы мәгълүматны сайтта һәм «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында, тәүлек әйләнәсе эшли торган +7(937)625-04-33 телефоны буенча белергә мөмкин.